Мин  ,Әхмәтҗанова Әлфия Фарух кызы, 1972 нче елда Арча районы Күпербаш авылында туганмын. Авылым табигатьнең искиткеч матур урынында урнашкан.Кызу җәйләрендә су коену өчен күлләре- елгалары, җиләк җыю өчен  тау битләре  , тигез болыннары бар. Авыл халкы тырыш, тапкыр, уңган , өлгер. Әтием, Шаймуллин Фарух,  шофер , әнием,Шаймуллина Бәширә- сыер савучы булып эшләде. Нәселебез- укытучылар нәселе дип әйтсәм , ялгышмам. Әтием дә армия сафларыннан кайткач, педагогик училищега керә .Тик ул вакытта колхозда шоферларга кытлык булу сәбәпле әтиемне колхозга кайтырга күндерәләр.  "Эх, укыйсым калган!" -дигән вакытлары аз булмады әтиемнең. Шуңа күрәдер, әти- әниебез безне укытып ,кеше иттеләр. Бик зур рәхмәт аларга!

Без өч кыз бала тәрбияләнеп үстек. Хәзер һәрберебезнең үз гаиләсе бар. Яраткан ирем Эдуард белән тормыш корып  яши башлавыбызга егерме ел узып та киткән. Әле  кичә генә кебек.....

   1994 нче ел,19 август иртәсе.

- Әнә ,кайталар! - дигән тавышка барысы да урамга йөгерештеләр. Мин генә чыга алмадым.Чөнки мине"йозакка бикләп" куйдылар.Мин- кәләш!

 Туй- беркөнлек, тормыш юлы озын.Шул юлдан иңне-иңгә куеп барыр ышанычлы кеше булганда гына юлның озын,сикәлтәле, авыр икәнлеге сизелми.

1995нче елда беренче шатлыгыбыз- улыбыз Ильяс туды. Ә 2005 нче елда гаиләбезгә нур өстәп, кызыбыз Ясминә аваз салды. 

20 ел гомер аз вакыт түгел. Бүгенге тормышымнан мин бик канәгать.  Ходаема   рәхмәтем зур. Исәнлектә-саулыкта яшәргә, гел бергә булырга язсын.

Пар аккошлар була бәхетле

Канатлары булса гел парлы.

Белү кирәк бары кадерне

Йөзгән чакта тормыш диңгезне.

 Хәзерге вакытта Казан шәһәренең 179 нчs  татар - рус урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Тормыш иптәшем йортлар төзи. Улым Ильяс - илебез тынычлыгын саклый, кызым Ясминә 4 нче сыйныфны уңышлы тәмамлады.

Примечание: Обязательные к заполнению поля помечены *.