Азат Сафиуллин сүзләре һәм көе.

 Күпербаш.

 

Бар бер авыл Арча янында

    Исеме дә аның бигрәк серле.

            Кечкенә таулар аны чорнап алган

      Табигате  бигрәк матур,ямьле.

 

Яшеллеккә авыл күмелә

    Бөдрә таллар авыл буенда

   Кайда гына булсам да мин

Син һәрчакта истә,уемда.

 

        Изге чишмә авылым янында

         Күренеп тора ул төрле яктан.

           Барча халык килә аның янына

Шифалы су ага улактан.

 

 Төрле һөнәр ияләренә бай

               Авылым халкы тырыш һәм уңган.

 Бала – чага, яше дә карты

            Барысы да монда дус һәм туган.

 

Кушымта:

               Туган авылым, туган җирем

                         Күпербашым минем, Күпербаш.

       Казансу елгасы буенда

            Сызлып киткән кара каш.

 

 

1 2