Ә.Атнабаев "Капка төбендә"
Авыл өстен тынлык каплагач, 
Карт- корылар ятып йоклагач, 
Йөрүчеләр беткәч күз атып, 
Егет килде кызын озатып. 

Туктадылар капка төбендә, 
Кыз ашыккан булды өенә; 
Егет аны кыстап туктатты, 
Җылы сүзләр әйтеп юатты. 

Тотып алды аның биленнән... 
Кайнар сүзләр, кайнар иреннәр... 
"Абау, мәхәббәтсез, кит моннан!"- 
Дигән булды кызый, тик һаман 

Егетенә ныграк сыенды. 
Ай нурына дөнъя коенды. 
Сүзләр бетми йөрәк түрендә, 
Алар һаман капка төбендә. 

Кызы тагы китте үзгәреп - 
Хәтерләде әнкәй сүзләрен. 
Керәм, диеп тагы тукталды, 
"Азга гына" тагы тукталды; 
Алар сүзне тагы яңартты, 
Ул арада инде таң атты… 

Кабатлана шулай көн саен. 
Яшьлек дигән нәрсә, мөгаен, 
Йокысыз һәм айлы төн белән 
Башланадыр капка төбеннән…

Ә.Атнабаев "Капка төбендә"
Авыл өстен тынлык каплагач, 
Карт- корылар ятып йоклагач, 
Йөрүчеләр беткәч күз атып, 
Егет килде кызын озатып...

Кемнеке? дип карый әти-әни
Чәч-колагы, танау я күзе...
Ә минемчә, барлык сабый охшаш –
Кечкәй фәрештәнең нәкь үзе.
Физәлия Дәүләтгәрәева