Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

          Татар теленнән Һәм әдәбияттан бәяләү                                                                      нормалары

                             5—11 нче СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ        

                             ТАТАР ТЕЛЕННӘН БЕЛЕМНӘРЕН БӘЯЛӘҮ

Укуны бәяләү

Укучыларның 1 минутта уку тизлеге түбәндәгечә билгеләнә:

 

 

Сый-
ныф-
лар

Икенче ярты еллыкта

хәреф саны

иҗек саны

сүз саны

5

355—600

415 — 650

155—235

160— 250

65— 105

70— 110

6

415—650

445 — 700

160—250

170— 270

70— 110

75— 115

7

445—700

455 — 725

170—270

180— 280

75— 120

80— 125

8—9

455—725

485—755

180—280

190— 290

80— 125

85— 130

10

465—735

495—765

190—290

200— 300

85— 130

90— 135

11

475—745

500—775

200—300

210— 320

90— 140

100— 145

 

Игътибар итегез. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән
чагыштырганда, 5—7 нче сыйныфларда — 40—50 процентка,
ә 8—9 нчы сыйныфларда 60 процентка югарырак була.

Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик, орфоэпик, пунк-
туацион, грамматик таләпләрнең үтәлешенә нигезләнеп, бәяләр
куелырга мөмкин (53 нче биттәге таблицаны карагыз).

Игътибар итегез:

1)    укуның төп максаты — текстның дөрес укылуына һәм
эчтәлеген аңлауга ирешү;

2)    укуны тикшереп бәя биргәнче, укучылар, укуны бәя-
ләү нормалары белән таныштырылып, текст белән эшләү
күнекмәләре алырга тиеш.


Язма эшләрне бәяләү

 

Таләпләр

Билге

1.

Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст)
тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә,
ягъни:

   фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзен-
чәлекләре) дөрес бирелсә,

   татар әдәби теленең орфографик һәм орфоэпик нор-
малары (сүзнең язылышы һәм әйтелеш үзенчәлекләре)
сакланса,

   җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә
(сүзләр — иҗекләргә; җөмлә сүзтезмәләргә һәм сүзләргә,
мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә,

   тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы
һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса,

   интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш
белән укылса,

«5»ле
билгесе
куела.

2.

Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән со-
рауларына төгәл җавап бирелсә,

 

1.

Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә
укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик,
орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

   кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзен-
чәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә,

   сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар
булса,

   җөмләне укыганда, интонацион яктан 1—2 төгәл-
сезлек җибәрелсә,

*4»ле
билгесе
куела.

2.

Укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә,

 

1.

Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку бары-
шында 3 —4 фонетик, 2—3 орфоэпик хата җибәрелсә,
Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сә-
бәпле, интонация төгәл бирелмәсә,

«3»ле
билгесе
куела.

2.

Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда
төгәлсезлекләр булса,

 

1.

Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса,
Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлек-
ләр күп кабатланса,

Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, инто-
национ хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа,

«2»ле
билгесе
куела.

2.

Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә
җавап алынганда,

 

Тел буенча бирелгән белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен,
язуда дөрес кулланылышын тикшерү максатыннан, татар теле
дәресләрендә төрле язма эшләр — диктант, изложение һәм
сочинениеләр яздырыла. Диктантларны бәяләгәндә, орфогра-
фик һәм пунктуацион хаталарның саны, ә изложение белән
сочинениеләрдә исә, орфографик һәм пунктуацион хаталар
белән бергә, теманың ачылу дәрәҗәсе, язманың тел байлыгы
(С), грамматик ялгышлары (Г), логик (Л) һәм фактик (Ф) ха-
талар исәпкә алына.

Язма эшләрдә җибәрелгән хаталар тупас һәм тупас булма-
ган хаталарга бүленеп йөртелә.

Тупас хаталарга алдагы сыйныфларда һәм агымдагы уку
елында үтелгән орфографик, грамматик һәм пунктуацион
кагыйдәләргә караган хаталар керә.

Тупас булмаган орфографик хаталар:

   укучы үзе төзәткән орфографик хаталар (өч хатасын үзе
төзәткән укучының эше бер баллга түбән бәяләнә);

   язылышы татар теле кагыйдәләренә туры килмәгән ял-
гышлар
(Акъегет, көньяк, төньяк һ. б.);

   мәгънәләре төрлечә кулланылган кушма яки тезмә
сүзләрне бутап язу
(аш казаны — ашказаны, бер ук — берүк, кай-
вакыт — кайвакыт, ике йөзле — икейөзле, ил гизәр — Илгизәр,
өй алды —өйалды
һ. б.)\

   программа нигезендә өйрәнү күздә тотылмаган яки
соңрак үтеләчәк теоретик материалларга караган орфографик
һәм грамматик, пунктуацион хаталар;

   беренче тапкыр очраган алынма сүзләрне, шулай ук тар
профессиягә караган атамаларны язудагы хаталар;

   дәреслектә күрсәтелмәгән очракларга караган сүзне
юлдан-юлга күчерүдә ялгышу.

Тупас булмаган пунктуацион хаталарга, җөмлә эчендәге
синтагмаларны яки кушма җөмлә өлешләрен аеру өчен,
функцияләре бердәй булган тыныш билгеләренең берсе уры-
нына икенчесен кую (теркәгечләрдән башка бәйләнгән ике
тиңдәш кисәкнең берсен икенчесенә каршы куюны белдергән
очракта сызык яки өтер кую; гомумиләштерүче сүзләр янын-
да— ике нокта яки сызык; аныклагычлар янына — сызык,
ике нокта, җәяләр яки ике яктан өтер; ымлык яки аваз ияр-
темнәреннән соң — өтер яки өндәү билгесе; теркәгечсез тезмә
кушма җөмләдә — өтер, нокталы өтер яки сызык; тиңдәш
кисәкләр арасында — өтер яки нокталы өтер; иярченле кушма
җөмләдә — өтер яки ике нокта; туры сөйләм янында — сызык,
өтер яки сызык, күп нокта һәм сызык, ике нокта һәм сызык;

тиңдәш түгел аергычлар арасына өтер кую; берничә тыныш
билгесе бергә очрашкан урыннарда ялгышу, үзара бик тыгыз
бәйләнештәге гади җөмләләрне өтер, сызык яки ике нокта
белән аерып язу; тезмә кушма җөмләләрнең өлешләрен нокта
белән аерып, шул фикерне гади җөмләләр итеп бирү) керә.

Диктантларның төрләре

Диктант укучыларның орфографик һәм пунктуацион яктан
белемнәрен тикшерү максатыннан яздырыла һәм, башкары-
лу алымнарына карап, ике төргә бүлеп йөртелә: өйрәтү һәм
контроль диктантлар.

Өйрәтү диктантларына сүзлек диктанты, искәртмәле,
аңлатмалы, ирекле, сайланма, хәтер, иҗади һәм күрмә дик-
тантлар керә.

Сүзлек диктанты күбрәк башлангыч сыйныф укучылары
белән дөрес язу кагыйдәләрен кабатлау максатында үткәрелә.
Мондый алымны югары сыйныфларда «Фонетика», «Орфогра-
фия», «Орфоэпия», «Лексика», «Сүз төзелеше», «Сүз ясалы-
шы» һ. б. темаларны узгач куллану яхшы нәтиҗәләр бирә.

Яңа темаларны үткәндә очраган авыр язылышлы һәм яңа
сүзләр, сүз тезмәләре, тема саен барланып барылып, сүзлек
диктанты өчен файдаланыла ала. Димәк, диктантның күләме
төрлечә:
5—б сүздән 20—30 сүзгә кадәр булырга мөмкин.

Искәртмәле диктантта текстны укыганчы яки тиешле
өлешне яздырыр алдыннан кайбер кагыйдәләр, орфограммалар
мисаллар ярдәмендә искәртелә ала. Бу төр диктантны «Орфо-
графия», «Сүз ясалышы», «Алынма сүзләргә кушымча ялгану
тәртибе» һ. б. темаларны үткәндә файдаланырга мөмкин.

Аңлатмалы диктант. Мондый диктантны язганда, ти-
ешле аңлатмалар текстны укыганчы да, өлешләп язу бары-
шында һәм язып бетергәч тә бирелергә мөмкин. Шулай итеп,
укучыларга, үз хаталарын табып, аңлап төзәтү мөмкинлеге
бирелә.

Ирекле диктант. Укучы, тексттагы аерым җөмләләрнең
мәгънәви эчтәлеген саклаган хәлдә, хәтерендә калган сүзләр
янына үзе теләгән башка сүзләрне өстәп яза ала.

Сайланма диктантта, баланың игътибары кирәкле ор-
фограммаларга юнәлтелеп, текст тулысынча укыла. Аннары
язылышы, ясалышы, төрләнеше һ. б. кагыйдәләргә караган
сүзләр, сүз тезмәләре, җөмләләр генә сайлап яздырыла. Мон-
дый төр диктантта тексттан синоним, омоним, антонимнарны
һәм сурәтләү чараларын да сайлап яздырырга мөмкин.

Хәтер диктантында алдан тактага язылып куелган текст-
ны башта укытучы укып чыга. Уку барышында яки соңыннан
укытучы балаларның игътибарын аерым сүзләрнең язылы-
шына, тыныш билгеләренең куелышына юнәлтә. Аннан соң
текстны укучылар укып чыга. Билгеле бер вакыттан соң
хәтердә калган текст дәфтәргә языла. Мондый диктант өчен
укытучы укучылар яттан өйрәнгән яки аларга яхшы таныш
текст сайласа яхшырак.

Иҗади диктантта укучы, тексттагы җөмләләрнең мәгънә-
ви эчтәлеген саклап, җөмләне яңа сүзләр, сүз тезмәләре белән
тулыландыра. Бер грамматик категорияне, форманы, кон-
струкцияне икенчеләре белән алыштыра яки тексттагы кайбер
сүзләр урынына аларның синонимнарын файдалана.

Күрмә диктантта укытучы, текстны уку (язу) барышында
кирәкле урыннарда тукталып, авыррак язылышлы сүз яки
җөмләләргә аңлатма бирә. Текст дәфтәргә язылып беткәч,
укучылар, тактага язылган текстны үз язмалары белән ча-
гыштырып, булган хаталарны төзәтәләр.

Контроль диктантлар, гадәттә, тема үтелеп беткәч һәм уку
елының беренче, икенче яртысы тәмамлангач яздырыла.

Контроль диктант өчен алынган текстка өстәлмәләр кертел-
ми; бернинди аңлатма һәм искәртмәләр бирелми. Укучылар
контроль диктантның булачагы, кайсы орфограммаларны
кабатларга кирәклеге турында алдан кисәтелә.

Яза башлаганчы, укытучы контроль диктант текстын тиеш-
ле интонация белән укып чыга. Диктантны әйтү тизлеге шул
сыйныф укучыларының уртача уку тизлегенә якын булырга
тиеш. Язып бетергәч, укучыларга, язмаларын тикшерү өчен,
3—5 минут вакыт бирелә.

Күрмә диктант, хәтер, иҗади, сайланма, сүзлек һәм ирекле
диктантлар 5—6 нчы сыйныфларда ешрак язылса, контроль
диктантлар тема, бүлек, курс буенча белемнәрне тикшереп,
гамәли куллана белү дәрәҗәсен бәяләү максатында, югарырак
сыйныфларда кулланыла.

 

Контроль диктантларны бәяләү

Бәяләү нормалары контроль диктант күләменнән чыгып
бирелә. Язма эшләрнең күләме кимрәк яки артыграк булганда,
нормалар да шуңа мөнәсәбәттә кими яки арта.

Сыйныфлар буенча контроль диктант күләме түбәндәгечә
билгеләнә:

 

Сыйныфлар

Сүзләр саны

уку елы башында

уку елы ахырында

5

100

110

6

110

120

7

120

130

8

130

140

9

140

150

10

150

160

11

160

170

 

Текстны яздыру һәм язу методикасы

Диктантны бәяләгәндә, орфографик һәм пунктуацион ха-
талар саны исәпкә алына.

Диктант язганда, укучы тарафыннан текстка өстәлмә һәм
үзгәрешләр кертелми.

Укытучы диктант текстын укыганда, укучы нишләргә
тиеш?

Игътибар белән тыңларга. Укытучы, текстны бер кат сән-
гатьле итеп укып чыккач, авыр аңлаешлы сүзләр яки фразео-
логик әйтелмәләр булса, аларны аңлата.

Диктант текстын укытучы җөмләләп яздыра, озынрак
җөмләләрне, бер кат тулысынча укыгач, синтагмаларга бүлеп
әйтә.

Укучы, укытучы җөмләне синтагмаларга бүлеп әйткәндә,
тыныш билгеләрен «куеп калырга» ашыкмасын, чөнки синтаг-
маларга — мәгънәви кисәкләргә бүлеп әйтү тыныш билгеләре
булмаган урынга да туры килергә мөмкин, шуңа күрә тыныш
билгеләрен җөмләне тулысынча укыганда кую дөресрәк бу-
лыр.

Укытучы тексттагы сүзләрне әдәби телнең орфоэпик норма-
ларына туры китереп әйтә, ләкин аларның дөрес язылышын
искәртми. Бу очракта укучы барлык сүзләрнең дә әйтелеше
язылышка туры килмәгәнлеген, сүзләргә (шул исәптән алынма
сүзләргә дә) кушымча ялгану үзенчәлекләрен исенә төшерергә
тиеш.

Укытучы аерым язылырга тиешле ярдәмлек сүзләрне төп
сүздән пауза белән аерып әйтми, төп сүз белән бәйлек һәм
бәйлек сүзләрнең, төп сүз белән кисәкчәләрнең, төп сүз белән
теркәгечләрнең язылыш үзенчәлеген искәртми.

Укучы җөмләне язып бетергәч, укытучы, дөрес интона-
ция белән, аны тагын бер кат укый. Укучы бу очракта куш-
ма җөмлә эчендәге гади җөмләләр арасына тиешле тыныш
билгеләрен куя; гади һәм кушма җөмлә эчендә аерымланган
иярчен кисәкләр дә булырга мөмкин, аларны тыныш билгесе
белән ничек аерырга икәнен исенә төшерә; теркәгечле һәм
теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр эчендә куелырга тиешле
тыныш билгеләрен барлый; синтетик һәм аналитик төрдәге
иярчен җөмләләр белән баш җөмлә арасына тиешле тыныш
билгеләрен куя; укытучының җөмлә ахырында ясаган интона-
циясенә карап, җөмлә ахырына тиешле тыныш билгесен
куя.

Диктант тулысынча язылып беткәч, укытучы текстны
соңгы тапкыр сәнгатьле итеп укып чыга. Бу вакытта укучы,
беренче чиратта, җөмлә эчендә һәм ахырында куелырга ти-
ешле тыныш билгеләренең куелышын тагын бер кат тикшерә.
Аннары укучыга, язмасын мөстәкыйль тикшерер өчен, 3—5
минут вакыт бирелә. Бу вакытны тиешенчә файдаланып,
укучы тагын бер кат һәр төп сүзнең һәм ярдәмлекләрнең язы-
лышын карап чыга. Тикшерү ахырына ул һәр сүзнең язылы-
шы, җөмлә эчендәге һәм ахырындагы һәр тыныш билгесенең
куелышы дөрес дигән нәтиҗәгә килергә тиеш. Бу — укучының
нәтиҗәсе. Соңгы нәтиҗәне, эшне тикшергәннән соң, укытучы
ясый. Ул укучының язмасындагы орфографик һәм пунктуа-
цион таләпләрнең дөрес үтәлешенә бәя — билге куя.

Истә тотарга кирәк:

   бер үк хатаның бер үк сүзләрдә кабатлануы бер ялгыш
итеп санала;

   бер үк хата төрле сүзләрдә җибәрелгән булса, һәрберсе
аерым ялгышка исәпләнә;

   җөмлә ахырында тиешле тыныш билгесен куймау сә-
бәпле, икенче җөмләне юл хәрефе белән башлау очрагы бер
пунктуацион хатага исәпләнә;

   текст эчендә туры сөйләмне программа таләп иткән
дәрәҗәдә бирә алмау пунктуацион хата исәбенә кертелә;
туры сөйләмне дөрес биреп тә, тыныш билгеләрендә хаталар
җибәрелсә, аларның чит кеше сүзләрен бирүгә караганнары
барысы бергә бер хата итеп санала;

   5 нче сыйныфтан башлап, төзәтелгән хаталарның кайсы
төр хатага исәпләнүен күрсәтә торган шартлы билгеләрне по-
ляда түгәрәк эчендә бирү бик уңайлы. Икесе бер тупас ялгыш
итеп санала торган очракта берсе түгәрәк эченә алынмый;

    бер төрдәге яки бер үк кагыйдәгә караган хаталар ял-
гышлар санында тулысынча күрсәтелә. Бу очракта аларның
саны теге яки бу уңай билге кую нормасыннан артып китәргә
мөмкин, шуңа күрә контроль диктантларда, җәяләр эченә
алып, шундый ничә хата барлыгын күрсәтергә тәкъдим ителә.
Мәсәлән, контроль диктантта хаталар саны 3 (2) (3 хатаның
2 се — 1 төрдәге хата) рәвешендә күрсәтелә икән, ул эшкә «4»
ле билгесе куеп була;

    укучының эшен бәяләгәндә, хаталарның төрләре (ор-
фографик, пунктуацион һ. б.) аерым-аерым исәпләнә һәм,
шуларның барысыннан чыгып, бер билге куела;

    укучыларның язу тизлегенә дә игътибар ителә, шуңа
күрә аеруча әкрен язучы укучылар белән шәхси эш оешты-
рырга туры килә. Бер минутка уртача язу тизлеге түбәндәгечә
тәкъдим ителә:

 

Сыйныфлар

Сүз саны

Хәреф саны

5

10

55—56

6

11—12

60—65

7

13—14

70—75

8

15—16

85—90

9

16—17

90—95

 

 

 

Грамматик биремле диктантларны бәяләү

Грамматик биремле диктантлар күләме ягыннан, контроль
диктантлар белән чагыштырганда, 10—15 сүзгә кимрәк була.
Аларны тикшерү һәм бәяләү контроль диктантлардагы кебек
үк эшләнсә дә, мондый диктантларга ике билге куела: берен-
чесе— диктантка, икенчесе — грамматик биремне башкару
сыйфатына. Әгәр грамматик бирем бер дә ялгышсыз башка-
рылса, «5»ле куела. Дүрттән өч өлеше дөрес башкарылмаган
грамматик биремгә уңай билге куелмый.

 

 

 

Контроль диктантларны бәяләү

 

Таләпләр

Билге

1.

Орфографик һәм пунктуацион хаталары булмаган
эшкә

Искәрмә. Орфографик (яки пунктуацион) хаталы пөхтә
башкарылган эшкә яки бер үк хата бер үк сүзләрдә
кабатланса һәм бер пунктуацион хаталы эшкә

«5»ле
билгесе
куела.
«5» ле бил-
гесе куела
ала.

2.

1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә

Искәрмә. 1 орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә
яки, орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион
хатасы булган эшкә, яки бер төрдәге 2 орфографик һәм
1 пунктуацион хаталы эшкә

«4»ле

билгесе

куела.

«4»ле

билгесе

куела.

3.

2 орфографик, 1—3 пунктуацион хаталы, 2 төзәтүле
эшкә

Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкә
яки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион хаталы
эшкә

«3»ле

билгесе

куела.

«3»ле

билгесе

куела.

4.

5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы, 4 төзәтүле
эшкә

«2»ле

билгесе

куела.

5.

6—7 орфографик, 4—5 пунктуацион хаталы, берничә
төзәтүле эшкә

«1»ле

билгесе

куела.

Сүзлек диктантларын бәяләү

Сүзлек диктантының күләме түбәндәгечә билгеләнә:

 

Сыйныфлар

Сүзләр саны

5

15—20

6

20—25

7

25—30

8

30—35

9

35—40

Хатасыз башкарылган эшкә—«5»ле, бер-ике хаталы эш-
кә— «4»ле, өч яки дүрт хаталы эшкә «3»ле билгесе куела.

Өйрәтү характерындагы язма эшләрне бәяләү

Өйрәтү характерындагы язма эшләр (төрле күнегүләр,
контроль характерда булмаган диктантлар һ. б.), контроль
эшләр белән чагыштырганда, таләпчәнрәк бәяләнә. Андый
эшләрдә: а) укучының аны ни дәрәҗәдә мөстәкыйль башкаруы;
ә) укытуның кайсы вакытында (яңа белемнәрне үзләштерүгә
әзерлек вакытында, үзләштерү процессында, ныгыту яисә ка-
батлау барышында, фронталь тикшерү чорында һ. б.) эшләнүе;
б) эшнең күләме; в) ни дәрәҗәдә пөхтә һәм үз вакытында
башкарылуы исәпкә алына.

Җибәрелүе ихтимал булган хаталар алдан искәртелгән
очракта, «5»ле билгесе — ялгышсыз, «4»ле билгесе бер төзәтүле
(укучы үзе төзәткән) эшкә генә куела. Ике хатасы булган
эшкә—«3»ле, өч-дүрт хаталы эшкә «2»ле билгесе куела.

Җибәрелүе ихтимал булган ялгышлар алдан искәртелмәсә,
мөстәкыйль рәвештә башкарылган эшләр контроль диктант
нормасы белән бәяләнә.

 

Изложениеләрне бәяләү

Изложение язу өчен, гадәттә, укучыга аңлаешлы телдә
хикәяләү характерындагы текст яки өзек алына. Ул матур
яки фәнни-популяр әдәбияттан, көндәлек матбугаттан һ. б.
булырга мөмкин.

Кайсы гына өзек, текст бирелсә дә, укучы аның язылу
стиленә игътибар итәргә, стильләрне бутамаска тиеш. Текст-
ның стиль үзенчәлекләре укучының язмасында да сакланырга
тиеш.

Изложениенең күләме һәм эчтәлеге, сыйныфның әзерлегенә
карап, укытучы тарафыннан сайлап алына.

Изложение өчен матур әдәбият һәм фольклор әсәрләреннән,
вакытлы матбугаттан хикәяләү характерындагы өзекләр яки
текст алына. Тезмә әсәрләр нигезендә изложение сирәк язды-
рыла.

Сайланган текстлар укучыларга белем һәм тәрбия бирү
максатларын канәгатьләндерерлек, эчтәлеге һәм теле ягыннан
аңлаешлы булырга, бәйләнешле сөйләм үстерү юнәлешендә
алып барылырга тиеш.

Текст белән эшләү барышында укучыларның бәйләнешле
фикер йөртә белү сәләтенә генә түгел, ана теленең орфогра-
фик, грамматик, стилистик һәм пунктуацион үзенчәлекләрен
белүләренә, текст эчтәлегеннән чыгып нәтиҗә ясый белү
сәләтенә, сүз байлыгыннан файдалана белү мөмкинлекләренә
дә бәя бирелә.

Изложение текстының һәм язма эшләрнең күләме (сүзләр
белән) түбәндәгечә билгеләнә:

 

Сый-
ныф-
лар

Изложение
саны

Уку елы башында

Уку елы азагында

 

 

текстның

язманың

текстның

язманың

 

 

күләме

күләме

5

8(2)

150—170

100—110

170—200

110—120

6

6(2)

200—220

120—130

220—250

130—140

7

6(2)

250—300

140—160

300—350

160—180

8

6(2)

350—400

180—200

400—450

200—220

9

4(2)

450—475

220—240

475—500

240—250

10

2(1)

475—500

240—250

500—525

250—260

11

2(1)

500—525

250—260

525—550

260—275

Изложение ярдәмендә укучыларның түбәндәге белем, оста-
лык һәм язу күнекмәләре тикшерелә:

1.    Укучының эчтәлекне эзлекле, тулы һәм дөрес бирүе,
бәйләнешле итеп яза алуы, ягъни изложение текстының
мөмкин кадәр төгәл бирелүе. Текстка үзгәреш бары тик иҗади
(сочинение элементлары кертелгән биремле) изложениеләрдә
генә кертелә.

2.    Укучының тел байлыгы, сөйләмнең төгәл һәм образлы
булуы. Сөйләм байлыгы дигәндә, предмет, күренеш, вакый-
галарны тасвирлауда тиешле сүзләрне мөмкин кадәр урынлы
куллану, күп төрле морфологик категорияләрдән һәм синтак-
сик төзелмәләрдән файдалану күздә тотыла. Сүз төрлелегенең
чикләнгән булуы, сүзнең бер үк формаларын еш кабатлау,
бер төрдәге гади җыйнак җөмләләр яки бертөсле синтаксик
төзелмәләр белән генә эш итү укучы теленең ярлы булуын
күрсәтә.

Сөйләм төгәллеге дигәндә, сүзләрне контекстта дөрес мәгъ-
нәсендә куллану, контекст таләп иткән иң уңышлы синоним-
ны файдалана белү, гади җөмләләрдә — сүзләрнең, кушма
җөмләләрдә гади җөмләләрнең үзара бәйләнешен дөрес оеш-
тыра алу күздә тотыла.

Язуның образлылыгы исә үз эченә сүз һәм фразеологик
әйтелмәләрне, сурәтләү чараларын (эпитет, чагыштыру, сын-
ландыру, гипербола кебекләр) куллануны, һәр ситуациянең
үзенә генә хас сөйләм төрен һәм стилен саклап язуны ала.

3. Грамоталы итеп яза алу дәрәҗәсе — укучының грам-
матик нормаларны һәм дөрес язу кагыйдәләрен саклап язу
күнекмәләренә ия булуы ул.

Изложениене яздыру һәм язу методикасы

Теле һәм эчтәлеге ягыннан укучыга аңлаешлы текстны
укытучы сәнгатьле итеп ике кат (сүзләрдәге авазларны ачык
әйтеп, синтагма һәм җөмлә чикләрен тиешле интонация белән
дөрес билгеләп, җөмләләрдәге тиңдәш һәм аерымланган ияр-
чен кисәкләрнең чикләрен билгели алырлык итеп, кереш һәм
эндәш сүзләрне, туры сөйләм формаларын сиземләрлек итеп,
фактик мәгълүматларга логик басым ясап) укып чыга.

Текстта укучыга таныш булмаган сүзләр, фразеологик
әйтелмәләр тактага язып яки телдән аңлатыла.

Укытучы текстны укыганда, укучы нәрсәләр эшли ала?

Хәтерендә калдырырга авыр, ләкин эчтәлекне бирү өчен
мөһим булган кайбер нәрсәләрне, мәсәлән, ялгызлык исем-
нәрне, даталарны, саннарны, аерым сүзтезмәләрне, туры
сөйләмне һ. б. дәфтәр битенә теркәп барырга мөмкин.

Тексттагы фикер эзлеклелеге югалмасын өчен, үзе кирәк
дип санаган фикерләрне язып бара ала. Ләкин укучы шуны
истә тотарга тиеш: язып, теркәп барулар укыла торган текстны
тулысы белән хәтерендә калдырырга комачауламасын.

Укучы язмасында текстның эчтәлеген генә «сөйләп чыгар-
га» тиеш түгел, ә бәлки текстның (фәнни, публицистик, әдәби)
стиль үзенчәлекләрен саклаган хәлдә, эчтәлекне мөмкин кадәр
текстка якын бирергә тиеш. Ягъни укучы, текстның эчтәлеген,
эзлеклелеген үзгәртмичә, күләмен өлешчә (70% ка кадәр
киметеп) үзгәртеп, сүз һәм җөмләләрне өлешчә файдаланып,
аны әдәби язма телдә бирергә бурычлы. Шуңа күрә укучы,
укытучы текстны бер кат укыгач, эчтәлеге хәтерендә яхшы-
рак калсын өчен, текстны, эзлекле итеп, эчтән генә сөйләп
чыксын. Шуннан соң укучы изложениенең гади яки катлаулы
планын төзи. Аннары, планга нигезләнеп, эчтәлекне тагын
бер кат эчтән генә «сөйләп» чыга. Укытучы текстны икен-
че — соңгы кат укыганда, укучы эчтәлекне тулыландырырга,
камилләштерергә, кирәк булган сүзләрне, сүзтезмәләрне,
җөмләләрне «алып калырга» тырыша. Моның өчен абзац яисә
җөмләләрдәге төп фикерне ачарга ярдәм итүче сүзтезмәләр һәм
сүзләрне төгәл бирергә омтылырга кирәк. Болай эшләгәндә,
ягъни текстның «өлгесе» алынганда, эчтәлекне язмада тулы
һәм аңлаешлы, эзлекле һәм бәйләнешле итеп бирү тагын да
җиңеләя.

Текст соңгы кабат укылгач, укучы, төзелгән планын та-
гын бер кат карап чыгып, кирәк дип тапса, өстәлмәләр кертә.
Аннары, шул планга нигезләнеп, язмасының эчтәлеген һәм
төзелешен тулысынча аныклап, ашыкмыйча гына яза баш-
лый.

 

Язманы камилләштерү

Изложение язганда, укучы, текстның эчтәлеген язмасында
эзлекле һәм дөрес бирү белән бергә, тиешле урында тыныш
билгеләрен куярга, сүзләрнең ясалыш, язылыш, төрләнеш
һәм бер-берсе белән ялгану үзенчәлекләрен, җөмлә төзелеше
турындагы кагыйдәләрне истән чыгармаска тиеш. Ягъни
язмада сүзне, бер сүзнең төрле формаларын кирәкле урында
тиешле мәгънәсендә куллана, контекст таләп иткән синоним-
ны, сурәт чарасын файдалана белергә, гади җөмлә эчендәге
сүзләрнең, кушма җөмлә составындагы гади җөмләләрнең
бәйләнешен дөрес оештырырга, җөмләләр эчендә һәм ахы-
рында тыныш билгеләрен дөрес куя белергә кирәк. Боларның
барысы да текстның үзенә генә хас стилен саклап язарга
ярдәм итә.

Тиешле урынында кулланылган һәр сүз, сүзтезмә, җөмлә,
тыныш билгесе текстның эчтәлеген һәм стилен язмада төгәл
бирүдә зур роль уйный. Шуңа күрә, һәр сүзне урынлы куллану
кирәк булган кебек, һәр тыныш билгесен тиешле урынына
куярга кирәк. Аларны куймый калдырырга да, берсе урыны-
на икенчесен куярга да ярамый. Шуны да истән чыгармагыз:
текстта куелган һәр тыныш билгесенең язмада кабатлануы
мәҗбүри түгел, ягъни укучы текстта бирелгән кайбер кушма
җөмләләрне гади җөмләләр белән бирә; тиңдәш кисәкләр һәм
кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр арасындагы өтер,
нокталы өтер урынына теркәгечләр, кисәкчәләр куллана яки,
киресенчә, теркәгеч һәм кисәкчәләрне төшереп калдырып,
алар урынына өтер, нокталы өтер кебек тыныш билгеләрен
файдалана ала.

Сыйныфның әзерлеген исәпкә алып, укытучы, алда үтелгән
теманың үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан, грам-
матик бирем дә бирә ала.

 

 

 

 

Изложение түбәндәгечә бәяләнә:

 

Текстның бирелеше

Грамоталылыгы

Билге

1.

Текст, планга нигезләнеп (яки плансыз),
эзлекле бирелгән; стиль бердәмлеге
сакланган; фактик хаталар юк.

1 орфографик
яки пунктуаци-
он (яки грамма-
тик) хата бар.

«5»ле

билгесе

куела.

2.

Тексттагы хикәяләү агышы бирелгән
эзлеклелек белән тулысынча туры
килми; стиль бердәмлегендә хилаф-
лык сизелә; язмада 1 фактик хата
җибәрелгән.

2 орфографик,
1 пунктуацион
(яки 1 грамма-
тик) хата бар.

«4»ле

билгесе

куела.

3.

Текст язмада эзлекле бирелмәгән,
стиль бердәмлеге сакланмаган. Сүзләр
бәйләнешендәге төгәлсезлекләр җөм-
ләнең мәгънәсен бозуга китергән. Яз-
мада 1 фактик хата җибәрелгән.

3 орфографик,
2 пунктуацион,
1 грамматик
хата бар.

«3»ле

билгесе

куела.

4.

Тексттагы эзлеклелек язмада саклан-
маган; стиль бердәмлеге юк; сүзләр
һәм җөмләләр бәйләнешендә хата-
лар бар; фактик һәм техник хаталар
күп.

Орфографик
хаталарның
саны — 3 тән,
пунктуацион
хаталарның
саны — 2 дән,
грамматик
хаталарның
саны 3 тән ар-
тык.

«2»ле

билгесе

куела.

5.

Текстның эзлеклелеге язмада сак-
ланмаган; сүзләр һәм җөмләләр
бәйләнешендә җибәрелгән хаталар
текстның эчтәлеген аңлауны кыен-
лаштыра, хаталар бик күп.

Төгәлсезлекләр
«2»ле кую
нормасыннан
артып китә.

«1»ле

билгесе

куела.

Сочинениене яздыру һәм язу методикасы

Изложениедә, үз карашыңны белдерми генә, тыңланган
кечерәк күләмле текстның эчтәлеге языла. Сочинение язганда
исә, өйрәнелгән зур күләмле әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалар-
га; шуларга бәйләп, язучы яшәгән, әсәрнең нигезенә алынган
чорга, ул вакыттагы тарихи һәм иҗтимагый шартларга; шул
чорга хас әхлакый нормаларга; әсәрдә бирелгән геройлар-
га һ. б. карата мөнәсәбәтеңне белдереп, үзеңнең әдәби язма
текстыңны «тудырасың».

Сочинение укучыларның тормыш күзәтүләреннән алган
тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби
әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле
итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла.
Шулай ук укучыларның тел һәм әдәбият дәресләрендә алган
белемнәрен ныгыту, тирәнәйтүне күздә тотып та үткәрелә.

Әдәби сочинениеләр кайсы да булса әсәр (яки өзек) үтелеп
беткәч яздырыла. Сочинение темасын укытучы бирә, язылу
алымын (хикәяләү, хат, очерк, истәлек, рецензия һ. б.) уку-
чылар үзләре сайлый.

Әдәби сочинениеләр 5—8 нче сыйныфларда — өйрәтү һәм
контроль,
9—11 нче сыйныфларда контроль сочинение бу-
ларак үткәрелә. Аларда әсәрнең төп героена — өлешчә яки
тулы, образларга чагыштырма характеристика бирелә, әсәрнең
эчтәлеген ачу, сәнгатьчә эшләнешен бәяләү кебек эшләр үт-
кәрелә.

Әдәби-иҗади сочинениеләр мөстәкыйль укылган яки дәрес-
ләрдә үткән әсәргә, андагы образ һәм вакыйгаларга карата укучы
фикерен белү максатыннан яздырыла. Андый сочинениеләрне
өйдә яздырганда, укучы, тәнкыйди материалларны тулырак
файдаланып, үз мөнәсәбәтен ачыграк бирә ала.

Өйрәтү характерындагы сочинениеләрне язганда, укучы
текст, әсәр турындагы тәнкыйть материалларыннан, сүз-
лекләрдән файдалана ала.

Контроль сочинениеләрне язганда, өзекне (цитатаны) би-
рүдә хилафлык булмасын өчен, укучыга әсәр текстыннан
файдаланырга рөхсәт ителә.

Сочинениеләр картиналар нигезендә дә яздырылырга мөм-
кин. Укучылар картина темасын үзләренчә ачсалар да, язу
алымын (жанрын) укытучы билгели. Бу төр сочинениене яз-
дырыр алдыннан төрле әсәрләрдән эчтәлекне тулыландырырга
ярдәм итәрлек өзекләр укылса, нәтиҗә тагын да яхшырак
булыр.

Ирекле сочинениеләрдә тәкъдим ителгән теманы укучы
үзенчә ача, вакыйга һәм геройларга, геройларның үзара мө-
нәсәбәтенә бәя бирә, үз фикерләрен исбатлау өчен, башка чы-
ганаклардан һәм хыялый мөмкинлекләреннән файдалана. Бу
төр сочинениеләр өчен күпмедер уртаклыгы булган берничә
тема яки гомуми бер тема сайлана.

Сочинение язарга әзерлек барышында татар әдәбиятыннан
программаларны карарга кирәк, чөнки темаларның барысы да
мәктәп программасына нигезләнеп алына. Шуның белән бергә,
дәрестән тыш укылганнарны тикшерү өчен,
1—2 ирекле тема
да тәкъдим ителә.

Бирелгән темалар арасыннан берсен сайлап алгач, тү-
бәндәгечә фикер йөртеп карарга кирәк:

1)    тема сезгә яхшы танышмы;

2)    тема сезнең өчен кызыклымы;

3)    бу темага охшаш язма эш башкарганыгыз бар идеме;

4)  билгеләнгән вакыт эчендә, теманы ачып, фикерегезне
язма әдәби телдә әйтеп бетерә алам дип уйлыйсызмы?

Укучылар уңай җавап бирә алсалар, түбәндәге киңәшләргә
игътибар иттерергә:

1)   имтихан вакыты — бик җаваплы чор, шуңа күрә те-
маның үз көчегездән килердәен, үзегезгә якын булганын
һәм белгәнрәген сайлагыз; мөмкинлекләрегезне барлап эш
итегез;

2)   теманы сайлап алгач та яза башламагыз. Тынычланыгыз.
5—10 минут дәвамында тема буенча фикер туплагыз, өстәмә
материалларыгызны барлагыз;

3)   әгәр темагыз берәр әсәргә анализ бирү икән, әсәрдәге
геройларны, күренешләрне күз алдына китерегез. Тәнкыйть-
челәрнең әйткән фикерләрен искә төшерегез (Татар урта
мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5—11 нче сыйныф-
лар.— Казан : Мәгариф, 2010);

4)   әгәр темагыз язучы иҗатына кагылышлы булса, аның
яшәгән елларын исегезгә төшерегез. Чорның тарихи, иҗ-
тимагый шартлары һ. б. турында онытмагыз, чөнки боларның
барысын да әсәрнең эчтәлеге белән бәйлисе була;

5)   тема турында уйлый башлагач та, фикерләр туа. Аларны
кыскача терки барыгыз. Шулай яза барганда, фикер туплан-
масы барлыкка килер. Аннары, шул фикерләргә таянып,
язманың планын төзегез.

Ни өчен план язарга кирәк соң? Сочинение ул — кечкенә
күләмле фәнни эш, шуңа күрә, аны логик яктан төзек, эзлек-
ле фактларга таянып язу өчен, план төзүнең әһәмияте бик
зур-

Сочинениенең кереш һәм йомгаклау өлеше гомуми күләм-
нең өчтән берен алып торырга тиеш, ягъни сочинениегез урта-
ча 6—8 бит булса, шуның 1—1,5 бите кереш һәм йомгаклау
өлешенә бирелә.

Эзлекле һәм тулы язар өчен, план төзи белергә кирәк. Дөрес
төзелгән план ул — язманың нигезе. План язмагызның эзлекле
бирелгән кыскача эчтәлеген чагылдырырга тиеш. Тикшерүче,
планга карап, сезнең сочинениегезнең төп темасын, әйтергә
теләгән фикерегезне фактларга таянып дәлилли һәм нәтиҗә
ясый белүегезне күрә алырлык булсын.

План төзегәндә, сочинениенең төп өлешләре билгеләнә һәм
бу өлешләр тагын да кечерәк өлешләргә бүленә.

План төзелеп беткәч, аның өлешләре арасындагы бәйләнеш-
не җентекләп тикшереп чыгыгыз. Кирәк урыннарга кертеләсе
өзекләрне (цитаталарны) билгеләгез. Шуннан соң, планыгызга
нигезләнеп, язасы фикерегезне эчтән генә сөйләп чыгыгыз һәм
ашыкмыйча гына яза башлагыз.

Сочинение түбәндәгечә бәяләнә:

 

 

Эшнең эчтәлеге һәм теле

Грамоталылыгы

Билге

1.

Эчтәлек темага туры килә; язмада фак-
тик ялгышлар юк; план буенча (яки
плансыз) эзлекле язылган; теле бай, об-
разлы; стиль бердәмлеге сакланган.

1 орфографик
(пунктуацион
яисә грамматик)
ялгыш бар.

«5»ле

билгесе

куела.

2.

Язманың эчтәлеге темага, нигездә, туры
килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата
җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелегендә
артык әһәмияте булмаган төгәлсезлек
сизелә; тулаем алганда, теле бай, образ-
лы; стиль бердәмлеге сакланган.

2 орфографик,
2 пунктуацион
һәм 2 грамма-
тик ялгыш
бар.

«4»ле
билгесе
куела.

3.

Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр
бар: ул, нигездә, дөрес, ләкин фактик
төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлек-
ле түгел; теленең ярлылыгы сизелеп
тора; синонимик сүзләрне аз куллана,
бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр фай-
далана, образлы түгел, сүз куллануда
ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сак-
ланып җитмәгән.

3 орфографик,
3 пунктуацион
һәм 3 грамма-
тик ялгыш
бар.

«3»ле
билгесе
куела.

4.

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр
күп; планга туры килми, эзлеклелек бо-
зылган; теле ярлы; сүз куллану ялгыш-
лары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

7 орфографик,
7 пунктуацион
һәм грамматик
ялгышлар бар.

«2»ле
билгесе
куела.

5.

Төгәлсезлекләр «2»ле билгесе кую нор-
масыннан артып киткән.

Ялгышлары
«2»ле билгесе
кую нормасын-
нан артык.

«1»ле

билгесе

куела.

Язма эштән соң беренче юлга, кызыл юл турысыннан баш-
лап, ялгышларның саны күрсәтелә: башта — орфографик,
аннан соң пунктуацион һәм стилистик хаталар саны языла.
Аларны ике нокта аша күрсәтергә була: 1:3:2. Бу язылыш 1 ор-
фографик, 3 пунктуацион, 2 стиль хатасы барлыкны аңлата.

Сочинение язуга таләпләр

Сочинение язуның билгеле бер тәртибе бар. Анда түбәндәге
таләпләр үтәлергә тиеш.

1. Тышлыкка укучының яш.н ән                                          ы ил, мәктәбе,

фамилиясе, исеме; эшнең кайсы фани и                                      м дөрес итеп

язып куела. Мәсәлән:


Питрәч районындагы
Шәле урта мәктәбенең
11 нче сыйныф укучысы
Сафин Ирекнең
татар теленнән
имтихан эше


2.   Тышлыкның икенче ягындагы беренче юлга язма эш
башкарылган көн сүз белән языла.

3.     Икенче юлга язма эшнең темасы языла. Аның астына,
әгәр кирәк дип табылса, эпиграф -  язманын төп идеясен ча
гылдырган текст урнаштырыла. Эпиграф юлның өчтән бер өлеше кадәр эчкә кереп языла.

4.     Аннан соңгы юл уртасына баш хәрефтән “План”  сүзе
языла.

5.     Аннары, бер юл калдырылып, рим һәм гарәп  саннары
белән — катлаулы яки гарәп саннары белән  план

төзелә.

Сочинениене озын итеп язу төп максат түгел, билге

куелганда, беренче чиратта, язмада теманың тулы һәм эзлекле итеп ачылуына, тел байлыгына. хаталарның булмавына,

грамоталылык дәрәҗәсенә игътибар ителә.

 

Изложение һәм сочинениеләрдә
еш очрый торган хаталар

   сүз ясалышында хата җибәрү;

   сүзтезмә яки җөмләләрне дөрес төземәү.

   сүз формаларын дөрес кулланмау бер килеш кушымча-
сы урынына икенчесен язу, тартым һәм зат – сан  кушымчала-
рын бутау, җөмлә кисәкләренбәйләүдәге төгәлсезлекләр;

   фигыль заманнарын бутау;

   тиңдәш түгел аергычлар арасына өтер кую;

   чикләрен дөрес билгеләмәү аркасында, тыныш билгелә-
рен үз урынына куймау (аерым канган иярчен кисәкләргә Һәм
эндәш сүзләргә хас);

   фразаара бәйләнеш чараларын дөрес  файдаланмау (бу төр
кимчелекләрне сөйләм төгәлсезлегенә дә кертергә ярый);

   туры сөйләм өлешләрен бутау һ. б.


 

Логик хаталар: орфографик һәм грамматик кагыйдәләрне
бозу нәтиҗәсендә мәгънә төгәлсезлегенә китерә торган ким-
челекләр.

Фактик хаталар: әсәр исемен, вакыйгаларны, чорны (гасыр,
ел, ай, көн һ. б.); персонажларның (герой, катнашучы яки
аның турында нинди дә булса фикер әйтүче кешенең) исем
һәм фамилияләрен, алынган цитаталарның чыганагын бутау;
техник төгәлсезлекләр.

Барлык төр хаталар исәпкә алынып, изложение белән
сочинениеләргә ике билге куела: беренчесе — эшнең эчтә-
леге белән теленә, икенчесе — грамоталылыгына. Укучы дәф-
тәрләрендә алар 5/4, 4/5, 3/4 һ. б. (санаучыда — беренче,
ваклаучыда — икенче бәяләр рәвешендә куела).

Башлангыч сыйныф укучыларының — бөтен төр язма эш-
ләре, 5—8 нче сыйныф укучыларының диктантлары, язма эш
башкарылган көнне санамыйча, чираттагы татар теле дәресенә
кадәр тикшерелсә, 5—8 нче сыйныфларда изложение һәм
сочинениеләрне тикшерүгә 3—4, 9—11 нче сыйныфларда сый-
ныф сочинениеләре өчен 5—7, өй сочинениеләрен тикшерүгә
10—12 көн вакыт бирелә.

Язма эшләр укучыларга кайтарылганнан соң, алар хата-
ларын төзәтеп яза. Контроль язма эшләр кире кайтарылмый.
Уңай бәяләнмәгән язма эшләр укучы тарафыннан яңадан
эшләнә, диктантлар күчертеп яздырыла; изложение һәм со-
чинениеләр, укытучы күрсәтмәләре нигезендә, кабат башка-
рыла. Андый эшләр 1 баллга түбән бәяләнә.