Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе
Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

                                Кадерле дуслар! 

Бу бүлектә дәрестә, тәнәфестә, мәктәптә булган кызыклы хәлләр белән уртаклашыйк әле!

Автомәктәптә имтихан бара:

- Двигатель ничек эшли?

- Үз сүзләрем белән мөмкинме?

- Әлбәттә!

- Вжжжж! Вжжжж! Вжжжж!

Кечкенә Наил бик начар укый: көн саен я икеле, я өчле генә алыйп кайта.
Әнисе, улын оялтмакчы булып:
- Әнә күр әле: Фәнис гел бишлегә генә укый. Фәнистән үрнәк ал! – дип тора икән.
Беркөн Наил мәктәптән бик шатланып, авызын ерып кайта икән.
Әнисе, гаҗәпләнеп:
- И, улым, күреп торам: бүген бишле алдың, шулай бит?
- Юк, әни, Фәнис икеле алды! – дигән малай.