Чәчне карый беләбезме? Берәүләр аның ние бар, шампунь саласың да юасың, диләр. Ә чынлыкта исә чәчне дөрес юмау баш тиресе ялкынсынуына, чәч коелуга, юкаруына китерә.
Белгечләр сүзләренә караганда, чәчне майлануга- пычрануга ук юарга кирәк. Шампуньне дә чәч төренә карап сайлау зарур. Чәч төре исә түбәндәгечә билгеләнә:

 

Нормаль чәч шома, ялтырап торучан. Аның очлары икегә аерылмый, чәч 4-5 көннән соң майлана. Нормаль чәчнең кышын баш киеменнән йөргәнгә, тизрәк үз формасын югалтуы да мәгълүм. Шуңа чәчем тиз майлана башлады дип артык хафаланмагыз. Майлану ел фасылына, майлы ризык куллана башлауга дабәйле.

Коры чәч ялтырамый, икегә аерыла. Аны бер атна юмасаң да, майлы кебек күренми. 
Майлы чәчне аеру авыр түгел. Ул иртән юылса, кичкә үк майланып ката.

Шампуньны сайладык. Ә хәзер башны юа торган суны хәстәрлик. «Ник, краннан агып торган су ярамыймы инде?» - дияр берәүләр. Юк шул, чәч суны тирегә караганда да яхшырак сеңдерә. Су белән аңа хлорлы суда була торган начар матдәләр дә керә. Элек исә хатын-кызлар яңгыр суыннан файдаланган. Бүген санитария белгечләре моны киңәш итмәс иде. Шуңа үз сәламәтлеге, матурлыгы кадерле булган гүзәл зат «яхшы» суны үзе ясый ала. Моның өчен кайнаган суның 1 литрына 1 чәй калагы исәбе белән сода салырга кирәк.

Ә инде чәчне тәрбияләүнең «алтын кагыйдәләре»н белү беркемгә дә зыянга булмас дип уйлыйм.
▪ Чәчне юар алдыннан йомшак трарак белән тарарга;

▪ Чәч юыла торган су сезнең өчен уңайлы булырга тиеш. Гадәттән тыш кайнар су май бизләре эшчәнлеген көчәйтеп, чәчнең тизрәк майлануына китерә. Шуңа чәче тиз майлана торган хатын-кызларга салкынчарак су кулланырга да ярый;

▪ Шампуньне кулда су белән күпертеп, аны башка тигез итеп сыларга;

▪ Чәчне тырнак белән түгел, ә бармак очлары белән массажлап юарга кирәк;

▪ Маңгай-чигә тирәсен дә шампуньләп юарга онытмагыз — алар да пычрана бит;

▪ Шампуньне берьюлы күп итеп салганчы, ике тапкыр әз-әзләп сөртеп юу отышлырак булыр, чөнки күп салынса, ул еш кына агып кына төшеп әрәм генә була;


▪ Аннан соң чәчкә кондиционер сөртеп, аны бармак очлары белән җиңелчә массажларга киңәш ителә;

▪ Чәчне фен белән бик ашыгыч булганда гына киптерергә кирәк, ә башка очракта аның бүлмә температурасында кибүе хәерле;

▪ Чәчне кипкәч тараргы тырышыгыз.