Прическаны буй-сыныңа карап сайла

Имиджмейкерлар кызларга прическаны чәч төсенә генә түгел, фигурага карап та сайларга куша. Без сезгә берничә җиңел генә кагыйдәләр турында язырбыз. Алар сезгә фигурагызга туры килә торган чәч кистерешен дөрес сайларга һәм тагын да матурырак күренергә ярдәм итәр.

   Соңгы вакытларда хатын-кызлар арасында чәчне бик кыска итеп кистерү модага кереп китте. Ләкин стилистлар бу прическа һәр кешегә дә килешми, дип саный. Алар бары миниатюр, зифа буйлы хатын-кызлар өчен генә.

     Ә озын буйлы кызларга нәрсә бара? Модель параметрларына ия булган кызларның чәчләре җилкә кадәр булып, әзрәк дулкынланып торса, бик матур күренә. Ияктән түбән булган туры, тигез чәчләр дә һаман модада. Монда йөз формасына һәм фигурага игътибар итәргә кирәк. Әгәр сез ябык икән, чәчләрне турайту урынлы булыр.

    Ә озын буйлы булмаган кызларга нинди чәч кистерешен сайларга? Стилистлар мондый кызларга озын (бигрәк тә алар туздырылган булса) чәч йөртергә киңәш итми. Алар фикеренчә, туздырылган туры, озын чәчләр “кечкенә кыз” образы тудыра. Бу стиль - яшь кызлар өчен.

    Ябык  булмаган кызларга озын бөдрә яки дулкынланып тора торган чәчләр килешә. Мондый прическа гәүдә белән баланс тудыра, фигурадагы вульгарлыкны бетерә.

    Әгәр фигурагыз күбрәк ирләрнекенә охшаган икән, сезгә чәчегезне кыска итеп кистерүдән баш тартырга кирәк. Мондый прическа сезнең образга тагы да күбрәк ир-ат кыяфәте кертергә мөмкин. Сезгә ияктән түбән булган, озын, туры чәчләр килешер.

 

   Тагын шуны да әйтергә кирәк: һәр прическая матур, ялтырап тора торган, чиста чәчләрдә генә эффектлы күренә. Моннан тыш, һәр ел фасылының да үз модасы барлыгын онытмагыз.