уку турында мәкальләр

 

 

 

Белем, китап турында: 

     

 

                                    Күп укысаң, күп белерсең.                                                                                    Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп.                                     Күп укыган күп беләр.

 

Укымаган бер телле, укыган ике телле.

Беләгең белән екканчы,белемең белән ек.

Белем бәхетле итә.  

Белемле кеше югалмас.

Белемнең чиге юк.       
 Китап – тормыш көзгесе. 
 
 Аю беләгенә ышана, Адәм белеменә ышана.
 
 Белемдә көч.
 
 Белемлекнең чиге юк.
 
 Белем тәжрибәдән туа.
 
 Белем һәр куркынычны җиңә.
 
 Беләктән белем көчле.
 
 Белем-нур,белмәү-хур.
 
 Китап-белем чишмәсе.
 
 Китап  галим-телсез  мөгаллим.
 
 Китапның белмәгәне юк.
 
 Күп укыган күп белер. 
 
Кояш җирне яктырта, уку кешене.
 
 Уйламый уку-аңгыралык, укыганда икенчене уйлау-саңгыраулык.
 
 Бер укыган кешегә ике укымаганны бирсәләр дә алучы юк.
 
 Бүләк зур булмас,  укыган кеше хур булмас.
 
 Күп яшәгән ни белер,  күп укылган-шул белер.
 
 Укыган ил узар,  укымаган ил тузар.
 
 Укыган укыр,  укымаган күрә сукыр.
 
 Ата гыйлеме белән галим булып булмый.
 
 Галим белгәнен әйтер,  ахмак җиңгәнен әйтер.
 Галим булу җиңел,адәм булу читен.
 
 Галим булсаң, галәм синеке.
 
 Берни белмәгән кеше һәрвакыт боек булыр.
 
 Надан белмәсә дә кычкыра.
 
 Наданга тик тору җавап.
 
 Надан кеше-сукыр тавык.
 
 Надан кеше хайван белән бер.
 
 Надан кеше-яман кеше.
 
 Бер галим йөз наданны җиңәр.
 
 Галим белән надан аермасы-карга белән былбыл аермасы.
 
 Галим белсә сорый,надан белми дә,сорамый да.
 
 Галимнең бер көне наданның бөтен гөмеренә тора.
 
 Галим уйлар, надан ышаныр.
 
 Йөз надан бер галимнең тырнагына тормас.
 
                           Ялкаулык,наданлык,фәкыйрьлек-бертуганнар.                                       Яшьлегеңдә өйрәнмәсәң, картлыгыңда үкенерсең.
Өйрәнгән җирдә калмас.
 
 Өйрәнмичә чабата да үреп булмый.
 
 Өйрәнү бервакыттада соң түгел.
 
 Өйрәтсәң, аю да биергә өйрәнә.

Дуслык,  бердәмлек  турында

                           Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсын.  

 Балык сусыз торалмый, кеше дуссыз торалмый

Бердәмлектә көч.

Бергә эшләсән, авыр эш тә жинел.

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.

Дуслык- зур байлык.

Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.

Дуслык тау күчерә.

 

Эш турында:

                                       

җәй эшләсәң, кыш ашарсың.                            

 Тирләп эшләсәң, арыш  икмәге дә тәмле. 

Сүз белән мактанганчы, эш белән мактан. 

Син сөйләмә, эшең сөйләп торсын.

Акыллы- эше белән, ахмак-сүзе белән.

Сөйләп күрсәткәнче, эшләп күрсәт.

Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Агач жимеше белән, кеше эше белән.

Аз сөйлә, күп эшлә.

Һөнәрле үлмәс, Һөнәрсез көн күрмәс.

Эш остадан курка. 

Ялкауның һәрчак йокысы килә.

Ялкау уйнарга да иренә

Калган эшкә кар ява.

Ялкау кеше ярты кеше.

Уңган кеше-алтын кеше.

 

Туган тел турында:

  

              Ана теле бер булыр.                       

           Иле барның теле бар.                    

Туган тел үзем өчен,  башка тел көнем өчен.    

Инсафлының теле саф.

Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

Кешенең теле аңа дан да китерә ала, хурлык та китерә ала.

Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач, сүз ия.

Кулыңны, аннан бигрәк телеңне тый.

Татлы тел тимер капканы ачар.

Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек.

 
Батырлык турында:
 
Батыр бер үләр, куркак мең үләр.
 
Батыр ярасыз булмас.
 
Батыр үзе өчен туар, кеше өчен үләр.
 
Батырлыкта- матурлык.


Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.

Батыр егет- ил күрке.

 

Холык турында:

 

Холкы начардан дуслар кача.    

 Кешене беләсең килсә, холкына кара.

Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.

Кешенең акылы сүзеннән билгеле.

Кешедән күреп сикергән- егылып башы тишелгән.

Олыласаң олыны, олылалар үзеңне.

Яхшылык ташны да эретә

Олылар сүзен тынламасаң, изгелек күрмәссең.

Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык эшлә.

 

Тыйнаклык кешене бизи. 

Мәктәп һәм белем турында халык мәкальләре.

Мәктәп юлы — мәңгелек.

Китап — тормыш көзгесе.

Китап — якын сердәш.

Күп беләсе килгән кеше күп йокламый.

Надан кеше сукырдан яман.

Уку — энә белән кое казу.

Белем — бәхет ачкычы.

Дөньяда иң изге урын — мәктәп, иң зур байлык — белем.